Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 12 яшьлек малай елгада батучы аталы-уллы ике кешене коткарган

news_top_970_100
Башкортстанда 12 яшьлек малай елгада батучы аталы-уллы ике кешене коткарган
https://ru.freepik.com/

Башкортстанның Гафури районы башлыгы Фәнзил Чыңгызов ВКонтактедагы сәхифәсендә батыр малай турында язды. Аның сүзләренчә, Стәрлетамак гимназиясендә укучы 12 яшьлек Радмир Хөснетдинов Усолка елгасында бата башлаган ике кешене коткарган. Бу турыда «Башинформ» язды.

«Икенче сыйныфта укучы бала суда бата башлый. Аны атасы коткармакчы була, тик булдыра алмый. Якында гына булган Радмир бер минут та уйлап тормыйча ярдәмгә ташлана. Ул коткару түгәрәге ярдәмендә ике кешене судан алып чыга. Батырлыгы өчен аңа рәхмәт», – дип яза Чыңгызов.

«Звезда» басмасы белешмәсе буенча, Радмир батучы кешегә таба коткару түгәрәген ыргыта, бала аңа ябыша. Аннары аның атасы да шушы түгәрәк янына килеп җитә. Туган кешесен күргәч, батучы бала түгәрәкне этеп җибәрә, атасына ябыша. Әти кеше хәрәкәтләнә алмый. Ул елга төбен дә таба алмый, ярга таба да йөзә алмый – чөнки аның муенына баласы ябышкан. Шулай итеп аталы-уллы ике кеше бергәләп бата башлый. Алар коткару түгәрәгенә ябышу җаен таба һәм Радмир аларны ярга таба тартып чыгара.

«Малай батты дип курыктым. Аларны атасы белән икесен судан тартып чыгару кыен булмады. Мин үзем яхшы йөзәм, 4 сыйныфтан бирле йөзү белән шөгыльләнәм. Киләчәктә программист булырга җыенам», – ди Радмир.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100