Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты балалы гаиләдә яшәүче кыз сеңелләрен янгыннан коткарган, үзен хастаханәгә илткәннәр

news_top_970_100
Алты балалы гаиләдә яшәүче кыз сеңелләрен янгыннан коткарган, үзен хастаханәгә илткәннәр
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

13 августта, иртәнге сәгатьтә, Башкортстанның Ишембай шәһәрендә Бульвар урамындагы фатирда янгын чыккан. Янгын урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Алар биш катлы йортның бишенче катындагы тәрәзәдән кара төтен чыгуын күргән. Янгын сүндерүчеләр 30 кешене, шул исәптән 2 баланы йорттан чыгарган. Бу хакта UfacityNews.ru сайты яза. 

7:04 сәгатьтә янгынны локальләштергәннәр, ә өч минут узуга утны сүндергәннәр. 2011 елгы кыз зыян күргән, аны ашыгыч ярдәм машинасында балалар хастаханәсенә алып киткәннәр.

Соңрак билгеле булганча, янгын чыккан фатирда алты балалы гаилә яшәгән. Ут чыкканда фатирда дүрт кыз, шул исәптән зыян күргән кыз да булган. Тавышка һәм төтен исенә беренче булып ул уянган. Янгын турында хәбәр итә торган җайланма эшли башлаган булган.

Кыз шундук сеңелләрен уяткан, ул аларны куркыныч янамый торган җиргә – коридорга алып чыккан. Шул вакытта янгын сүндерүчеләр дә килеп җитә. Янгын вакытында өйдә балаларның үзләре генә булганы билгеле. Әниләре аларны күрше фатирда яшәүче әбиләре карамагында калдырган була.

«Янгын вакытында югалып калмаган һәм кече сеңелләрен коткарган кызның гамәлләре, янгын турында хәбәр итә торган җайланма эшләү, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең оператив хезмәте аркасында кешеләр үлеме һәм фаҗиганең тагын да куркынычрак нәтиҗәләре булмый калды», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100