news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан журналисты хәрби операциягә киткән

news_top
Башкортстан журналисты хәрби операциягә киткән

Башкортстанның БСТ каналы журналисты Рәфыйк Әхмәтшин, Россия Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, хәрби хезмәткә киткән. Бу хакта «Башкорт батальоны» төркемендә хәбәр ителә.

Журналист үзенең бу вакыйгалардан читтә кала алмавын әйткән. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасында берничә тапкыр булган һәм Донбасстагы тормыш турында репортажлар ясаган, дип яза «Мой Башкортостан» сайты.

«Мой Башкортостан» сайты, «хәрби корреспондент Рәфыйк Әхмәтшинның неофашистларның йорт аркаларында танклар яшергәнен күрсәткәнен» язган.

Әхмәтшин Рәфыйк Үзбәк улы 1976 елда Белорет районында туган, 7нче класстан район газетасына мәкаләләр яза башлый, аннары «Башҡортостан пионеры» һәм «Пионер» журналларына яза. Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетының 1 курсында ук «Башкортостан» радиосында эшли башлый, аннары Төркиядә укый. Кастинг буенча телевидениегә журналист булып эләгә. Күпсанлы журналистик премияләр лауреаты. Хәрби операция башлангач, хәрби корреспонтент – военкор буларак эшли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар