Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан юлында фаҗига: өч кеше үлгән, бала гына исән калган

news_top_970_100
Башкортстан юлында фаҗига: өч кеше үлгән, бала гына исән калган
Фото: Башкорстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

8 августта Башкортстанда юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Бикеш-2нче Эткол юлында кич белән «Шевроле Круз» әйләнеп каплана.

Якынча белешмә буенча, 39 яшьлек йөртүче борылышта машина белән идарәсен югалта. Машина юл кырыена төшеп китә, аннары әйләнеп каплана.

Машина йөртүче үзе, салондагы 41 һәм 34 яшьлек 2 ир-ат «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк һәлак була. Салонда 12 яшьлек малай да була, ул имгәнә. Баланы хастаханәгә илткәннәр.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100