news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиеваның «Гомер савытлары» җырына клибы чыкты

news_top
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиеваның «Гомер савытлары» җырына клибы чыкты
Фото: Ләйлә Галиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева «Гомер савытлары» җырының премьерасын тәкъдим итте. Яңа җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.

Җырның сүзләрен һәм көен Венера Мәхмүтова язган.

«Меңләгән тамашачы яратып өлгергән җырга клип әзер. Бу тормышта төрле савытлар була: әчесе дә, төчесе дә, әмма һәрвакыт үз адымыңны уйлап атларга кирәк», – дип белдерә җырчы.

Тамашачы яраткан җырларына клипны да җылы кабул итүләре турында комментарийлар калдырган: «Тирән мәгънәле, шәп клип», «Бик матур клип», «Искиткеч».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар