Татар эстрадасы җырчыларының туй фотолары социаль челтәрләрдә чыкты. Халык бигрәк тә Башкортстанда яшәүче Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар парына шаккаткан.
Кәләш татар кызлары өчен бик ачык күлмәк белән кияүгә чыккан икән.
«Гомер буе юньле кием кия белмәде»;
«Кем саткан аңа бу күлмәкне? Аның үлчәме түгел бит инде. Бөтенләй башка күлмәк тәкъдим итәргә кирәк иде»;
«Татар кызлары купальник белән туйда утырамы?»;
«Беренче тапкыр биатай белән бианайга килә. Бер дә килешми»;
«Күкрәге бигрәк ачык. Кияү кеше кисәтү ясый алмаганмы?»;
«Күлмәген кияргә онытканмы соң ул?» кебек комментарийлар калдырган фотоларны караучылар.
«Кәләшләрнең берсе дә ямьсез була алмый! Барысының да үз чибәрлеге, үз сөйкемлелеге бар», – дип халыкны тынычландырырга тырышкан кайберәүләр.