Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева иң кадерле кешесенә багышлап җыр яздырган

news_top_970_100
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева иң кадерле кешесенә багышлап җыр яздырган
Фото социаль челтәрдән

«Әниемнең туган көнендә яңа җырымны сезгә тәкъдим итәм. Әти-әни - һәр кеше өчен иң кадерле кешеләр. Эш тә эш дип чабабыз, туган йортыбызга кайтып, якыннарыбыз белән күрешергә генә дә вакыт тапмыйбыз.

Әти-әни исән чакта ешрак кайтсак иде, утырып чәйләр эчсәк иде. Шушы мизгелләрнең кадерен белсәк иде. Газиз кешеләребез безне күп еллар тәмле чәйләре белән елмаеп каршы алып торсалар иде», – дип яңа җырын тәкъдим иткән Ләйлә Галиева.

«Әнкәм гөле»нең авторлары – Мөхтәр Минһаҗев, Илнат Фәрхуллин көе.

Тамашачы бу җырны кайчандыр популяр җырчы булган Зөлфия Минһаҗева башкаруын искә төшергән.

«Яңа җыр түгел инде. Зөлфия Минһаҗева җырлый иде, көен генә үзгәрткәннәр», дип комментарий калдырган игътибарлы тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100