Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан җырчысы чәч күчереп утырту буенча операция кичергән

news_top_970_100
Башкортстан җырчысы чәч күчереп утырту буенча операция кичергән
Фото: Марат Шәйбәковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган ир-атлар арасында чәч күчереп утырту буенча операция ясатучылар исемлегенә тагын берәү өстәлде. Ул – Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Беренче эш итеп, аның чәчен пеләшкә алганнар, аннары чәч күчереп утыртасы урынны билгеләгәннәр. Ул операция вакытын көткәнен, ясаганнарын һәм машинада утырып өенә кайтып барганын да күрсәтте.

«Чәчне кырып бәрделәр. Аннары чәч куерып китәчәк. Төркиядән килгән егетләр эшли», – дип сөйли җырчы.

Юмор остасы Данир Сабиров чәч күчереп утырту буенча операцияне Төркиядә ясаткан иде. Блогер Искәндәр Гайсин пеләшеннән Казанда котылды. Шул ук клиникада «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов та башының чәчсез урыннарына чәч күчереп утырту буенча операция кичерде.

«Бәя чәч бөртеге санына карап түгел, ә күләмгә карап билгеләнә, ягъни 50-120 мең сумга кадәр», – дип җавап биргән иде Казан табибы.

Фото: Марат Шәйбәковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: Марат Шәйбәковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 март 2024
    Исемсез
    Нәрсәгә күрсәтергә инде моны?Рас җоның коелган икән,утыр инде шым гына,тыңлаганы тыңлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100