Башкортстанда яшәүче хатынның ашказанында теш щеткасы табылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Салават шәһәре хастаханәсенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, эндоскопистларның тәҗрибәсендә сирәк була торган очрак теркәлгән. Процесс катлаулы булуга карамастан, чит предметны операция ясамыйча гына чыгара алганнар. Табиблар махсус эләктерә торган элмәк ясаган.
Хәзер пациентның хәле яхшы, диелә хәбәрдә.