Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан сәламәтлек саклау министры авариягә очраган, ике кеше үлгән

news_top_970_100
Башкортстан сәламәтлек саклау министры авариягә очраган, ике кеше үлгән
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, bashinform.ru

Башкортстанның Караидел районында берничә машина бәрелешкән. Авариядә имгәнүчеләр арасында республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин да бар. 2 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яугилде авылы янында Бөре-Тастүбә-Саткы юлында 4 машина: «Лада Ларгус», «Лада Гранта», «Тойота Камри», «Тойота Королла» бәрелешә. 2 кеше үлә, 3 кеше имгәнә.

Айрат Рахматуллин «Тойота Камри» хезмәт машинасында була. Бу белешмәне «Башинформ»га Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә раслаганнар.

«Кызганычка, авариядә 2 кеше һәлак булды, 3 кеше төрлечә имгәнгән, аларны медицина оешмаларына китерделәр. Барысына да тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Имгәнүчеләр арасында – РБ сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин. Аның республиканың төньяк-көнчыгышыннан эш сәфәреннән Уфага кайтып килүе булган», – диделәр ведомствода.

Рахматуллинны хастаханәгә салганнар, аның умрау сөяге ябык сынган, башында травма бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100