Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан: «Мишәр бизәкләре» дип атарга нигез итеп алынган сандык татарныкы булып чыкты

Кырын эш кырык елдан соң да беленә. Башкортстанның Балтач районында җанисәп алдыннан ачылган «Мишәр үзәге»нә бәйле ялган 2 елдан соң ук ачылды. «Чын мишәр экспонатлары» дип тупланган әйберләр – татар агаеныкы булып чыкты! Балтач кешесе Хәниф Әхтәмов татарны «болгату» өчен кулланылган үз әйберләрен кире үзенә кайтару артыннан йөри.

news_top_970_100
Башкортстан: «Мишәр бизәкләре» дип атарга нигез итеп алынган сандык татарныкы булып чыкты
Башкортстанның "Мишәр үзәге"ндә 2021 елда төшерелгән фото. Татар уеннары, ашлары һәм әкиятләре мишәрнеке дип аталган
Рәмис Латыйпов фотосы

Җанисәп алдыннан Башкортстанда мишәр үзәге ачылды. Башкортстанның Балтач район үзәгенә, Халыклар дуслыгы йорты карамагындагы бу йортны ачуда мәдәният министры Әминә Шәфыйкова катнашты, Башкортстандагы татарларны «төньяк-көнбатыш башкортлары» дип исбатларга теләгән Салават Хәмидуллин якты юллар теләде.

Гомумән, бик гаҗәп иде ул мишәр йорты – аны татарны бүлгәләр өчен генә уйлап табылган ясалма, уйдырма гамәл икәне күренеп тора иде. Мишәр йортының директоры Айдар Сираев үзе дә мишәр булып чыкмады, әмма ничек булса да мишәрне татардан аерыр өчен үзгәлек кирәк булуын сөйләде. Уйлый торгач, иске киемнәрдәге һәм гадәти сандыклардагы уртак элемент – ромб бизәкләрне «мишәр бизәкләре» дип атарга кирәк, дигән карар кабул иткән. Һәм, шул рәвешчә, яңа милләт булдыру – дөресрәге татардан бер өлешен аерып чыгаруга керешкән. 

Мишәр халкына «милли кием» бүләк итүгә нигез булган сандык чынлыкта татар кешесе Хәниф Әхтәмовныкы һәм аның ризалыгыннан башка алынган

Фото: © Рәмис Латыйпов, 2021 елгы фото

Гадәти татар халык әкиятләре дә «мишәр әкиятләренә» әйләнгән иде анда.

Моның берзаман уен гына түгеллеге ачыкланды – ромбларны нигез итеп алып, «мишәр халык киемнәре» дә тектерә башлаганнар. Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты сайтында «ромбиклы киемнәрдән» чыгыш ясаган фольклор төркеменең фотолары бар.

Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты сайтындагы фото

Ромбикларга кагылышлы хәлләрнең дәвамы барлыкка килде. «Интертат»ка Балтач районы Көндәшле авылыннан Әхтәмов Хәниф Әгъләм улы мөрәҗәгать итте. 

Икеләтә ялган! Мишәрнең бизәкләре дип атар өчен нигез итеп алынган сандык татар агаеныкы булып чыкты.

– Без авыл уртасында сквер төзергә үзебезнең йорт урыныбызны бирдек, – дип сөйләде Хәниф абый. 

– Авылда музей ачабыз дигәч, әти-әниләрнең, үзебезнең әти-әниләрдән, әби-бабайлардан калган бөтен җиһазларны: сандык, гөбе, кашна – барчасын да Көндәшледә музейга дип калдырдык. 

Алар, бездән сорамыйча, шуларны илткәннәр дә биргәннәр Балтачка – «Мишәр үзәгенә». Аны Айдар Сираев дигән бер кеше оештырды. Аннары ул сөйләде инде: «Менә бу – мишәр сандыгы. Күрәсезме, орнаментлары мишәрнеке», – дип, ромбларны күрсәтә. Андый орнаментлар кайда гына юк!  Кайда татар яши, шунда бар алар. Ромб – мишәрнеке, тастымал – мишәрнеке, кашна мишәрнеке – бөтенесе мишәрнеке дип йөриләр!

Мин үзебезнең нәселдән килгән әйберләребезне шул музейга биреп, безнең әйберләребезне кулланып, «монда Мишәр үзәге» дип йөргәннәренә риза түгелмен.

– Сез шуңа гарьләндегезме?

– Соң бит инде, гарьләнмичә, минем энеләрем, туганнарым бар бит, Үзбәкстандагы, Омскидагы туганнарым шуны күргәннәр. «Абый, нишләп безнең сандык ул музейда, нишләп анда безнең әйберләр? Кире кайтарырга кирәк!» – диләр. Алтын бәясе тора ул безнең гаиләнең әйберләре.

Алла бирсә, кайтып, үзебезнең нәсел әйберләрен кире кайтарып алырга исәбем бар. Озакламый башкортка әйләндерәләр, алар башкортныкы, дип. 

Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты сайтыннан. Уртада – мишәр үзәген ачуда башлап йөргән Айдар Сираев

– Ә ул хәзер ул әйберләр татарга каршы хезмәт итә булып чыга инде, әйеме?

– Ул татарга каршы хезмәт итә, татар сүзен әйтү юк анда. Анда Айгөл дигән Көндәшле кызы якын да китерми «татар» сүзен. Булмаган, татарлар булмаган, дигән нәрсә. Башкортча язылган койрыклы, өтерле, әллә нинди шигырьләрне җибәрәләр – менә кая бара дөньясы.

– Сез «мишәрләр – аерым халык» дигәнгә ничек карыйсыз?

– Мишәр бернинди аерым халык булмаган, гомер-гомергә без «татар» дип аталдык. Туу турындагы таныклыкта да «татар», әби-бабайлар да «татар» дип йөрде. Пенза мишәрләре дип аталганнарның да үзләрен «мишәр» дип йөртмәгәннәрен тора-бара белдек. «Татар» дип йөрткәннәр. Татар булып йөрдек, паспортта да татар. «Мишәр» дигән сүзне белми дә идек… 

Хәниф Әгъләмов әйтүенчә, халыкның «мишәр» дип аталырга риза булуы – басым нәтиҗәсе. «Бер елны халык санын алырга килгәч, без «башкорт» булып язылмыйбыз, «мишәр» булып язылабыз, диделәр, аптырагач инде», – ди ул.

– Мәктәптә дә көчләп башкорт телен кертә башлагач, рус теленә күчтеләр. Хәзер Көндәшле мәктәбендә күрше Курач авылы укытучылары – урыс халкыннан булган укытучылар укыта. Бетте мәктәптә укыту-тәрбия бирү үзебезнең ана телебездә...

– Сез «мишәр» дип йөрүләрне каян чыккан дип уйлыйсыз?

– Мин аны белмим инде килеп чыгуын. Каты «ч» белән сөйләшү бар бит инде. Айдар инде аны «бренд» дип уйлап чыгарды. Имеш, «Чокалының чокырыннан чыккан чакта чи чияләр» – безнең мишәр сөйләшүе икән. Имеш, балан бәлеше безнең мишәрнеке генә икән. Баланны мари да, чуваш та, урыс та – барысы да пешерәләр. Балан бит инде ул. 

Богдан, Тимкә, Чокалы, Уразай, Көндәшле – менә бер 7 авыл бер рәвешле сөйләшәбез.

– Мишәр үзәген оештыручылар үзләре кемнәр соң? Мишәрләрме, татарлармы?

– Хәзерге алып баручысы – хатын-кыз, Көндәшле авылыннан чыккан Айгөл. Ул гел башкача алып бара агитацияне: без татарлар түгел икән. Менә шундый линия алып бара ул Айгөл. Көндәшле кызы! Әйттем мин аңа, яздым, аннары мине «дуслар»дан чыгарып атты.

– Нәрсә дип язган идегез?

– Белмисез сез тарихны, мин беләм, диде. Аңа куштырнактагы «Уфа галимнәре» Уфадан күп итеп китаплар кайтарганнар. Шуларны укый да укый. Шуннан соң... Эш урыны бар, кемгәдер хезмәт итәргә кирәк бит инде. 

Сираев ирланд биюләре оештырып йөрде инде егетләр белән. Ул бер эштән икенче эшкә йөри торган кеше. Улын урысча җырлата. Мин әйтәм – татарча шигырьләр өйрәт улыңа, татарча белер! «Белер, белер», – диде. Урысча гына гел. Әнгам абый Атнабаевны да белми! Сорап яздым: «Беләсеңме?» – «Кем ул?» – ди. Менә бу – Сираев Айдар! Белми ул татар әдәбиятын да. Мин бераз йомшартып яза башлагач, рәхмәт, диде.

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен татарлар шулай «мин – башкорт», «мин – мишәр» дип йөри икән?

— Безнең авылларда  вузга керү өчен «башкорт» дип язылучылар бар. Кайткач, кайбер авыл кешеләре белән сөйләшәм. «Без бит Башкириядә яшибез. Башкорт булырга тиеш», – диләр. Ничектер аңгыралык бар. Мин әйтәм –Чувашиядә татарлар яши бит, берсе дә «чуваш» диеп язылмый бит! Эшкә урнашырга да яхшы, башкорт булып язылгач, ди. Әнә шулай китә инде...

Үземнең мисалда гына әйтәм: 8 классны тәмамлагач, Салаватка бардык индустриаль техникумга укырга керергә. Кабул итү комиссиясендә документларны хатын-кыз кабул итте. «Менә моны күчереп яз әле», – ди. Автобиография булган икән ул. Ул әйтмәде төзәтеп язарга – анда «татарин» дигәнне «башкир» дип язасы калган икән. Диктант яздык, диктантны мин бик матур, шәп язам. «2» куйдылар. Соңыннан аңладым – автобиографиямне «башкорт» дип төзәткән булсам, үтеп кенә китә идем. Менә шундый хәлләр иде 60нчы елларда.

– Соңгы җанисәптә басым булмадымы?

– Мин сөйләштем – авылларда, барыбыз да «татар» дип язылдык, диләр. Берничәсе мишәр булып язылган инде.

Айдар Сираев килгәч, Көндәшле авылын җыйган, безнең укытучы хромкасын алып килгән. «Менә мишәр җырлары», – дип, үзләрен шулай мишәр булып күрсәткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100