Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан Мәдәният министрлыгы татар иҗтимагый оешмаларына субсидия бирмәгән

news_top_970_100

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы иҗтимагый оешмаларга 2025 елга субсидияләр бүлеп биргән. Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр конкурсында җиңүче оешмалар арасында Башкортстанда эшләп килүче татар оешмалары юк.

Конкурс беркетмәсе һәм боерык Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайтында чыккан.

Беркетмәдән күренгәнчә, 15 оешмадан гариза килгән.

Боерыкта билгеләнгәнчә, субсидия мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә, милли, дәүләти-конфессиональ, иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләрдә иҗтимагый әһәмиятле программаларны тормышка ашыручы җәмәгать оешмаларына бирелгән.

Барлык сумма 4 оешмага бүленгән. Бөтендөнья башкорт корылтаена 13 150 000,00 сум күләмендә субсидия билгеләнгән. Башкорстан Язучылар берлегенә 7 400 000,00 сум каралган. Башкортстан руслары соборына 2 320 790,00 сум һәм Башкортстан Композиторлар берлегенә 775 000,00 сум бирелгән.

Конкурста Башкортстанның татар конгрессы да катнашкан. Аларга субсидия каралмаган. Башкортстандагы татар оешмасы гына түгел, чуваш, мари, мордва иҗтимагый оешмалары да субсидия ала алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100