Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан коммунистлары Рудольф Нуриевны бозыклыкта гаепләп, аннан баш тартырга өнди

news_top_970_100
Башкортстан коммунистлары Рудольф Нуриевны бозыклыкта гаепләп, аннан баш тартырга өнди

Башкортстан Корылтае коммунистлары «ЛГБТ пропагандасы һәм Ватанга хыянәт иткән өчен» Рудольф Нуриевтан баш тартырга тели. Бу хакта «Mash Batash» Телеграм-каналы яза.

«Безнең республикада мәдәният өлкәсендә бик тә күңелсез хәл. 90нчы еллар башында антисоветизм шаукымында ниндидер көчләр Башкортстанда Ватан хыянәтчесе, СССР Югары суды хыянәт өчен хөкем иткән артист, балет биючесе Рудольф Нуриев культы ясады. Аңа күрсәтелгән кадәр дан-шөһрәт бер генә сугыш, хезмәт, фән һәм сәнгать героена да күрсәтелмәде. Уфадагы урамга аның исеме бирелде, музей һәм театрның балет труппасы ел саен бюджет акчасына аның хөрмәтенә нәрсәдә дә булса уздыра. Хореография көллиятенә дә традицион булмаган сексуаль ориентациясе белән танылган Нуриев исеме бирелде. Безнең түрәләр фикеренчә, Көнбатыш мәдәнияте тәэсирендә бозылган, Башкортстанны беркайчан да үз Ватаны дип санамаган шушы суперэгоист образы балаларга нәрсәдә өлге булырга тиеш икән?! Түрәләрнең ЛГБТ вәкиле образын алга сөрүе гомосексуализмның ачыктан-ачык пропагандасы түгелмени һәм ул күптән түгел генә Дәүләт Думасы кабул иткән законга каршы килә түгелме?» – дигән язма аларның сайтында чыккан.

Депутатлар рухи яңарышка һәм традицион кыйммәтләрне саклауга өнди. Моның өчен, беренче чиратта, балет артистын телгә алулардан котылырга кирәк, диләр. Мәсәлән, хореография көллияте аның хөрмәтенә аталган.

Тик бу манифестны Корылтай рәисе Константин Толкачёв гаепләп чыккан. Ул Нуриевның мәдәнияткә тәэсирен таный һәм аның белән горурлана. Ә партиядә әлегә бу хәлгә аңлатма бирмәгәннәр.

Коммунистлар язмасыннан соң, Рудольф Нуриев мирасын «Башкортстан» полкы хәрбие яклап чыкты. Ул КПРФ комитеты башлыгы Юнир Котлыгужинны махсус хәрби операциягә чакырды.

«Безнең республика казанышы булган Рудольф Нуриевка карата ачулы чыгышлар башланды. Ул – безнең республиканыкы гына түгел, ә дөньякүләм казаныш.

Ул – Башкортстанда һәм аннан читтә дә зур хәрефтән язылырлык легенда. Рудольф Нуриев мәктәбе иң яхшы мәктәп булып санала. Мин үзем дә кайчандыр биедем, аның биюләрендә үстем. Мин хәзер Сибай филармониясе артистлары белән бергә хезмәт итәм. Илдә нәрсәләр булып ятканын үзегез дә күреп торасыз. Юнир Галимҗанович, мин сезне монда, хәрби операциягә чакырам. Улыгызны да чакырам. Килегез, бергәләп хезмәт итәрбез һәм илне сакларбыз», – дип видео яздырган хәрби.

Юнир Котлыгужин исә, «яшем рөхсәт итсә барыр идем, миңа 65 яшь» дип җавап биргән. Ә улын «эшли һәм шуңа бара алмый» дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100