Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кибетендә көнче ир хатынына 22 тапкыр пычак кадаган

news_top_970_100
Башкортстан кибетендә көнче ир хатынына 22 тапкыр пычак кадаган
https://pixabay.com/

Башкортстанның Бөрө шәһәрендә 21 мартта бер кибеттә ир-ат хатынын үтерергә маташкан. Якынча белешмә буенча, ир исереп йөри, аннары айнып җитмәгән килеш хатыны көнли башлый. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.
 
"27 яшьлек хатын косметика кибетендә эш урынында була. Бирегә аның ире килә, җәнҗал чыгара. Сүзләрен әйтеп бетергәч, ул пычак чыгара һәм хатынына ташлана. Хатын качмакчы була, каршы торырга тырыша. Ләкин җинаятьче аңа бер-бер артлы төрле урыннарына пычак кадый. Башына, аяк-кулларына, гәүдәсенә бәрә. Урынга Росгвардия хезмәткәрләре килеп җитә. Алар ярсыган ир-атны корбаны янынан сөйрәп диярлек алып китә", - дип сөйләгән агентлык чыганагы якынча версия турында.

22 тапкыр пычак белән кадап яраланган хатынны хастаханәгә алып китәләр. Аңа табиблар ярдәм күрсәтә, хатын исән кала. Хәзер ул үз аңында, телефон шалтыратуларына җавап бирә ала.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үтерергә маташуда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар, аңа гаепләү белдерелгән, ике айга сак астына алганнар, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100