news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе хатыны белән талашкач, гаиләсен сулыкның икенче ярында ташлап киткән

news_top
Башкортстан кешесе хатыны белән талашкач, гаиләсен сулыкның икенче ярында ташлап киткән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Нуриман районындагы Павловка авылында гадәттән тыш хәл булган. Павлов сусаклагычы янындагы ял базасында балалар һәм аларның ата-аналары ял итә. Алар көймәдә йөреп кайтырга чыга. 

Әлеге компаниядә булган ир белән хатын талаша тотына. Шуннан соң ир 3 баланы һәм 2 хатын-кызны сусаклагычның капма-каршы ярында ташлап калдыра. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты матбугат хезмәте белешмәсе буенча, бәхеткә, урынга коткаручылар килә. Алар балаларны һәм аналарын ял базасына кайтарып куя. 

Гаиләсен ташлап киткән ир-ат исә бу вакытта үзенең бүлмәсендә ял итеп ята.

«Хөрмәтле гражданнар! Фаҗига яки гадәттән тыш хәл булганда, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз. Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз», – дип мөрәҗәгать итә коткаручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар