Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе Мисырда нәни баланы коткарган

news_top_970_100

«Башнефть» оешмасында эшләүче Вил Латыйпов Мисырда ял иткәндә, 6 яшьлек баланы үлемнән коткарган. Малай бассейнда суда баткан. Төптә ятучы баланы Вил Латыйпов алып чыккан. Бу турыда «Башинформ» яза.

Әйләнә-тирәдә кеше күп булса да, бассейн төбендә ятучы баланы Вилнең хатыны гына күреп ала. Аннары Вил үзе төпкә төшеп баланы алып менә, реанимация чаралары ясый – ясалма сулыш алдыра, йөрәгенә тур массаж ясый.

«Кабыргасын сындырырмын дип курыктым. Ләкин йөрәген эшләтеп җибәрергә кирәк иде – пульсы барлыкка килгәнче йөрәгенә туры массаж ясадым. Минем урында һәр әти кеше, безнең компаниядә эшләүче һәркем шулай иткән булыр иде. Мин «Уфаоргсинтез»да эшлим, медик түгел, ләкин безгә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр, даими рәвештә белемнәребезне тикшереп торалар. Кешеләрне мондый очракта ташларга хокукыбыз юк», – ди Вил Латыйпов.

Хәзер бала гомеренә куркыныч янамый. Кунакханә хезмәткәрләре исә Вилдән мастер-класс уздыруны сораган. Вил сүзләренчә, башкорт нефтьчеләрнең белемнәре кунакханәдәге кешеләрне таң калдырган.

«Малайның ата-анасы мине һәм минем гаиләмне «туганнарыбыз» дип атый, киләсе ялга килгәндә, кунакханә түләүсез номер бирергә вәгъдә итте», – ди Вил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100