Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе игезәк улларын һәм хатынын оныгы каршында үтергән

news_top_970_100
Башкортстан кешесе игезәк улларын һәм хатынын оныгы каршында үтергән
"Татар-информ" архивы

Башкортанның Салават шәһәрендә 1 гаиләдән 3 кешене үтергәннәр. Аларның атасы – 63 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен судка тапшырганнар. Ул «үз-үзенә ярдәм итү мөмкинлеге булмаган хәлдәге ике яки аннан да күбрәк кешене аеруча вәхшилек белән үтерү»дә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, былтыр августта гаилә бергәләп табын корып утыра. Аннары гаилә башлыгы хатыны һәм 38 яшьлек игезәк уллары белән талаша. Игезәкләр – 1нче һәм 2нче төркем инвалидлар. Бу кешеләр бергә яшәү турында бәхәсләшә. Шуннан соң әти кеше туганнарына пычак кадап, өчесен дә үтерә. Бу хәлне аның 8 яшьлек оныгы күреп тора.

Гаиләдә талашлар моңа кадәр дә була. Җинаять көнендә гаилә башлыгы 38 яшьлек игезәк уллары яши торган бүлмәгә кереп, аларның муенына пычак кадый. Тавышны ишетеп, аларның 64 яшьлек әниләре килеп керә. Гаилә башлыгы хатынының да муенына, башына һәм күкрәгенә пычак кадый.

Аннары ул тикшерүдән качмый, хокук саклаучылар килгәнне көтеп тора һәм гаебен таный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100