Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе элеккеге сөйгән кызының яңа егетенең баш сөяген сындырган

news_top_970_100
Башкортстан кешесе элеккеге сөйгән кызының яңа егетенең баш сөяген сындырган
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанда 29 яшьлек ир-ат көндәшен агач бита белән имгәткән. Учалы районы суды Шартым авылында яшәүче бу кешегә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Судның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, хөкем ителүче ир-ат 12 июньдә 21 сәгатьтә Учалыдагы «Спутник» кибете янына килә. Ул сөйгән кызын көтеп тора, аны өенә кадәр кайтарып куймакчы була. Хатын кибеттән чыга, ишекне яба да, үзен «Лада Гранта» машинасында көтеп торган яңа сөйгәне – 33 яшьлек ир-ат янына китә.

29 яшьлек ир-ат моны күрә, үзенең «ВАЗ-21150» машинасыннан чыга, сөйгән кызы янына килә, сүгенә башлый. «Лада Гранта»да утырган 33 яшьлек ир-ат та чыга, ул тынычландырмакчы була. Шуннан соң 29 яшьлек ир-ат машинасыннан агач бита ала һәм көндәшенең башына кимендә дүрт тапкыр суга.

Судта ул гаебен тулысынча таный, үкенүен белдерә. Моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән бу кешене суд 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итә.

«Башинформ» белешмәсе буенча, имгәнгән ир-атның баш сөягендә ачык сыну була, баш мие имгәнә. Аңа баш сөяге трепанациясе ясыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100