Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан егете йөргән кызының яңа сөяркәсен урам уртасында кыйнап ташлаган

news_top_970_100
Башкортстан егете йөргән кызының яңа сөяркәсен урам уртасында кыйнап ташлаган
видеодан скриншот
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда 29 яшьлек ир-ат 33 яшьлек танышын кыйнап ташлаган. Әлеге хәл көнчелек аркасында килеп чыккан. Россия Эчке эшләр министрлыгының Учалы районы буенча бүлегенә шул турыда хәбәр иткәннәр, дип яза «Башинформ».

Якынча белешмә буенча, җинаятьтә шикләнелүче 29 яшьлек ир-ат очрашып йөргән кызын урамда кибет янында көтеп тора. Кыз шунда эшли. Кыз кибеттән чыга һәм 29 яшьлек ир-ат янына түгел, башка ир-ат янына китеп бара. Кызны яңа сөяркәсе – биредә яшәүче 33 яшьлек ир-ат – машинада көтеп тора.

29 яшьлек ир-ат моңа ярсый, ул сөйгән кызы белән сөйләшмәкче була. Кыз исә аның белән сөйләшүдән баш тарта.

Шуннан соң 33 яшьлек ир-ат машинадан чыгып, алар янына килә. 29 яшьлек ир-ат исә үз машинасыннан агач бита ала һәм көндәшенең башына берничә тапкыр суга да качып китә.

Кыз узып баручылардан ярдәм сорый, алар ашыгыч ярдәм чакыра. Көндәшенә һөҗүм итүче 29 яшьлек ир-атны ЮХИДИ инспекторлары тиз арада тоткарлый. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100