Озакка сузылган каты авырудан соң Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев вафат булган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә шундый кайгылы хәбәр җиткерде. Соңгы вакытта Константин Толкачев Мәскәүдә дәвалануда була, дип яза «Кызыл таң».
Парламент Рәисен оператив киңәшмәдә бер минут тынлык белән искә алдылар.
Константин Толкачев 1953 елның 1 мартында Кемерово өлкәсендә туган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Рязань югары мәктәбен, СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда Кузнецк металлургия комбинатында торба эретеп ябыштыручы ярдәмчесе булып башлый. 1971-73 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1977-96 елларда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазыйфаларын башкара. 1996-99 елларда - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы, аннан соңгы гомере Дәүләт җыелышы-Корылтай белән бәйле. Отставкадагы эчке хезмәт генерал-майоры.
Константин Толкачевның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.