news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры памперс кигән сарык һәм кәҗә бәтиләрен күрсәтте

news_top
Башкортстан блогеры памперс кигән сарык һәм кәҗә бәтиләрен күрсәтте
Айдар Кәлимуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллин социаль челтәрләрдә авыл тормышы турында сәхифә алып бара. Аның йорт хайваннары катнашында кызыклы видеоларын яратып карыйлар. Яхшы кәеф өчен блогерга рәхмәт сүзләре язып торалар.

Башкортстан блогеры авылга яз килүен кызык итеп күрсәтте.

Бу юлы блогер памперс кигән сарык һәм кәҗә бәтиләрен күрсәтте. Алар өйдә йөгерешеп йөри, артларыннан мәче дә калмый. Ике бәтине дә шешәдән имезәләр. Алар әлегә өйдә яши, шуңа күрә памперс кидергәннәр. Кәҗә бәтие әлегә кунакта гына, ул алга таба Айдарның апасында яшәячәк.

Айдар кәҗә бәтиенә памперс кидереп, машинага утыртып алып кайтты. Күрәсең, анасы имезмәгән бәти белән хуҗаларның мәшәкатьләнәсе килмәгән. Ә хайван җанлы блогер бу хәлгә битараф кала алмаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар