Башкортстан блогеры Эльвина ире һәм баласы белән ресторанда сыйланырга булган.
Видеода күренгәнчә, ул салатның ингредиентларын әйтеп (борыч, ташкабак, гөмбә, кәбестә, хумус), «үзенчәлекле», «тәмле» дип мактап ашап утыра. Ашап бетергәндә генә, салатның соңгы ингредиенты булып, ачык шәмәхә төстәге озын тырнак чыга. Блогер гаиләсе аптырашта кала. Ире ашап бетереп өлгермәгән салатын яхшылап өйрәнә башлый, «минем тәлинкәдә бармагы да юкмы икән» ди ул.
Ресторан хезмәткәре алардан килеп гафу үтенә, акча түләттермиләр һәм бер тырнагын салатка «салган» кызны эштән куулары турында хәбәр итәләр.
Әлбәттә гаиләнең аппетиты бетә, алар башка ризыкларны ашый да, хәтта чәйләрен дә эчә алмыйча, калдырып чыгып китәләр.
«Бу – коточкыч, 32 яшемә җитеп, ресторанда мондый хәл күргәнем юк иде. Килеп гафу үтенделәр. «Акча алмыйбыз» диләр, менә бирә идем», – дип «кукиш» күрсәтә блогер.
«Ул кыз беренче көнне эшли, эштән кудык», – дип әйтеп торалар. Беренче көн эшләми инде, беренче көн эшләсә дә, аш-су янына ничек шундый тырнак белән кертәләр? Шаккатмалы. Мин тавыш чыгара торган кеше түгел. Бу юлы пыр туздырасым килде. Әмма мондый кешеләр белән тавышлану куркыныч. Минем балаларым, гаиләм бар, шул гына тота», – ди күңеле болганган Эльвина.