news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башкортстан Бахмутында ахырзаман» – newsbash.ru

news_top
«Башкортстан Бахмутында ахырзаман» – newsbash.ru
Фото: МЧС

«Башкортстан Бахмутында ахырзаман», – дип яза newsbash.ru сайты күрше республикада булган давыллы яңгыр нәтиҗәләре турында. Бу «Бахмут» дигән атама белән сүз генә уйнатумы, әллә инде хәлләр чыннан да аянычмы – монысы беркадәр вакыттан соң билгеле булыр.

МЧС мәгълүматларына караганда, Мәләвез һәм Көерәзе районнарында авылларны су баскан, утны өзгәннәр. Дистәгә якын авылда 574 йорт утсыз калган. Аеруча Нордовка, Тихоновка, Даниловка, Дмитриевка, Варварино, Петропавловка, Ермолаево һәм Бахмут авылларына зыян килгән, диелә. Шулай ук Сибай, Ишембайда да су баскан. Рудникка бара торган юл су астында калган, һәм Озерное авылына юл өзелгән, ул авылда йөзгә якын йортка су кергән.

Корбаннар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар