«Территории женского счастья» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе, Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова ир-атларның бәхете нәрсәдә булуын әйткән. Бу турыда «Башинформ» яза.
«Ир-атның бәхетенең сере аның янында булган һәм аны бәхетле иткән хатын-кызда», – дигән Каринэ Хәбирова.
«Хатын-кыз бәхете территориясе» («Территория женского счастья») асылда төрле була, ул нәкъ менә хәзерге вакытта хатын-кызлар аудиториясе таләп иткән төрле мәйданчыклар һәм мәгънәләр белән тулыландырыла», – дигән ул.