Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатынының абыйсын 6 елга утыртканнар

news_top_970_100
Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатынының абыйсын 6 елга утыртканнар

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатынының абыйсы Роман Бабоянны, алдашып акча үзләштергән өчен, 6 елга колониягә утыртканнар, дип хәбәр итә «Мэш Батач». Ул танышына 8 миллиард сум бурыч тагып куярга тырышуда гаепләнә.

Роман Бабоян – Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбированың абыйсы. Тикшерү версиясе буенча, ул таныш бизнесмены 150 миллион сум акча бурычка алган дигән ялган килешү төзи. Аннары пеня һәм процентлар җыелганын көтә. 7,7 миллиард сум җыелгач, ул танышыннан акча таләп итә башлый. Танышы акча бирмәгәч, ул аны мошенниклыкта гаепли, судка бирә. 2021 елда суд Бабоянны яклап чыга, бизнесмен 8 миллиардка якын сумма бирергә тиеш була. Әмма бизнесмен, үзен яклар өчен, экспертизага мөрәҗәгать итә, анда килешүнең ялган булуын дәлиллиләр. Килешүдәге бурыч турындагы бүлек моңа кадәр булган башка килешү текстына өстәмәләр кертеп монтажлау юлы белән эшләнелгәне ачыклана.

Нәтиҗәдә, Бабоянның үзен мошенниклыкта (30нчы һәм 159нчы маддәләр) һәм кешегә ялган нахак тагуда (306нчы маддә) гаеплиләр. Бабоян суд утырышларына килмәгәч, ул эзләүгә бирелә. 2022 елда ул кулга алына.

Роман Бабоян тумышы белән Майкоптан. Ул үзен Каринэ Хәбированың олы абыйсы дип йөртә. «Пруфы» сайты язуынча, Роман Бабоян үзенең Радий Хәбиров белән мөнәсәбәтләре якын булуы белән шапырынырга һәм бизнеста басым буларак кулланырга яраткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100