Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан башлыгы Олег Газмановны «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләгән

news_top_970_100
Башкортстан башлыгы Олег Газмановны «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләгән
Фото: социаль челтәрдән

Россиянең популяр башкаручысы һәм композиторы, Россиянең халык артисты Олег Газманов Башкортстанның иң югары бүләкләренең берсе – «Халыклар дуслыгы» орденына лаек булды. Халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләкләү турындагы карарга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Өмет» газетасының сәхифәсендә хәбәр ителә.

Искәртик, Олег Газманов Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Музыкант хәбәр иткәнчә, аңа бүләк алу бик күңелле булган һәм ул республика халкы өчен шат, чөнки Башкортстанның үсештә булуын күрә. Олег Газманов Уфага еш килә һәм биредә күпсанлы мәдәни һәм спорт корылмалары төзелүен дә билгеләп үтә.

Олег Газманов, шулай ук җырчы Полина Гагарина һәм Элвин Грей, Уфа юбилеенда чыгыш ясаган өчен гонорарларының бер өлешен Курск халкына ярдәм фондына җибәрәчәк, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100