Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан активисты Волгоградтагы «Ватан-Ана» һәйкәленең «оятсыз урыннарын» ябуны сорый

news_top_970_100
Башкортстан активисты Волгоградтагы «Ватан-Ана» һәйкәленең «оятсыз урыннарын» ябуны сорый

Башкортстан активисты Рәсүл Әхияретдинов Волгоградта Мамай курганындагы «Ватан-Ана» һәйкәленә карата ризасызлык белдергән. Ул Россия Президентына мөрәҗәгать итә һәм һәйкәлгә реконструкция ясарга, аның «оятсыз урыннарын» (ИТ – видеода ул «срамные места» дип әйтә) капларга чакыра.

Социаль челтәрләрдә аның мөрәҗәгате белән видео таралды. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы яза.

– «Ватан-Ана» образы капланмаган булып күренә. Советлар Союзы ясаган хаталар аз түгел, бу һәйкәл – шул хаталарның берсе. Без – тугандаш халыклар. Владимир Владимирович, безнең әниләр мондый кыяфәттә була алмый. Бу һәйкәлне реконструкцияләргә боерык бирүегезне сорыйбыз. Волгоградта яшәүче кешеләр сүзләренчә, алар һәйкәлне саклап калырга, тик аны үзгәртергә һәм оятсыз урыннарын каплатырга тели, – дип сөйли ул видеода.

Активист билгеләп үткәнчә, төбәк дәрәҗәсендә мондый мәсьәләләр хәл ителми, шуңа күрә ул Президентка мөрәҗәгать итәргә булган. Алдан ук ул мөселманнар, православ дин әһелләре, Волгоград халкы белән аралашкан, «Ватан-Ана» һәйкәле белән беркем дә риза түгел, дигән нәтиҗә ясаган.

Аның бу сүзләренә карата социаль челтәрләрдә дискуссияләр башланган:

«Волгоград халкы исеменнән болай сөйләргә кем хокук биргән?»;

«Ватанның, бигрәк тә Ананың «оятсыз урыннары» була аламы инде?»;

«Һәр кеше үз бозыклыгыннан чыгып күрә», – дип язганнар.

«Что происходит в Башкирии» дигән «ВКонтакте» төркемендә дә бу мөрәҗәгатькә карата комментарийлар язалар.

«Син бу һәйкәлгә тимә, аны син ясамаган»;

«Бу – изге һәйкәл»;

«Башкортстанны оятка калдырып йөрмә!» – дип язып калдырганнар.

ӨСТӘМӘ. Бераздан Рәсүл Әхияретдинов үзенең гафу үтенгән видеосын урнаштырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100