
«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың тормыш иптәше Альберт хатынының беренче ирен «эзли». Шаян видеоны блогер үзенең сәхифәсенә куйды.
Анда ул кызы һәм иренең беренче никахыннан туган кызы белән җырлый-җырлый бии. Алар видеода төшәргә Альбертны да мәҗбүр иткәннәр. Ә гаилә башлыгына бу кадрлар өчен шактый уңайсыз булуы күренеп тора. Шуңа да бу видео астында Альберт исеменнән: «Хатынымның беренче ирен эзлим. Ул аннан ничек котылды икән, шуны белергә телим. Элемтәгә чык, зинһар», – дип, шаяртып язганнар.
«Башкорт хуҗабикәсе» үзенең блогында гаилә тормышын һәм көнкүрешен күрсәтеп танылды. Элегрәк аның видеоларында тормыш иптәше бөтенләй төшми иде. Соңгы елларда Альберт хатынына теләктәшлек белдерә. Аны Миләүшәнең клипларында да күрергә мөмкин.
Пар бер кыз тәрбияли. Альбертның беренче никахыннан туган кызы Аделина да әтисенең гаиләсендә көтеп алынган кунак.