news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкорт хуҗабикәсе күченә

news_top
Башкорт хуҗабикәсе күченә
социаль челтәрләр

Башкорт хуҗабикәсе Миләүшә Шәйхелисламова гаиләсе белән Уфага күченә. Ул сторисларында шәһәрдән фатир сатып алулары турында сөйләгән. Моңа кадәр алар авылда яшиләр иде.

«Без ипотекага 2 бүлмәле фатир сатып алдык. Бу – безнең өчен искиткеч шәп яңалык. Ипотеканы 20 елга алдык. 20 ел түләргә! Миңа хәзер 44 яшь, фатирны түләп бетергәндә 64 була дигән сүз. Бөтен эшебез шәһәрдә бит: хастаханәләргә шәһәргә йөрибез, реклама да биредә. Шуңа уйладык та шәһәргә күченергә булдык.

Сезгә хәзер безнең фатирга ремонт ясаганны күзәтеп барырга туры киләчәк. 1 ел эчендә тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Фатир ремонты бик зур суммага чыга икән. Альберт әйткәч, авызым ачылды да калды. Без авыл йортларына гади генә итеп ремонт ясарга ияләшкән. Йорт салуга караганда да кыйммәткәрәк төшә», – дип сөйләгән Миләүшә.

«Фатир минем өчен кечкенәрәк, әлбәттә. Ләкин мин монда үзем генә яшәсәм, сыячакмын. Чөнки Альберт шәһәргә күченүдән баш тартты. Авыл егетләре шәһәр фатирында яши алмыйлар, дип әйтте», – дип тә шаярткан ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 март 2024
    Исемсез
    44 яшеңә кадәр җүләр сатып йөрмәскә идең...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар