Башкорт хуҗабикәсе буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламова ир-ат язылучыларының оятсыз тәкъдимнәре турында сөйләгән. Блогер сүзләренчә, мондый тәкъдимнәр аны уңайсызландырып кына калмый, ә ачуын да чыгара. Ә мондый тәкъдим ясаучы ирләрнең күбесе өйләнгән, хәтта балалары бар, дип сөйли блогер. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза.
«Шушы ирләр үзләренең шәхси аккаунтларыннан миңа әдәпсез, оятсыз тәкъдимнәр язарга да курыкмый. Ә сәхифәләрендә хатыннарының, балаларының фотолары бар, күз алдына китерәсезме!» – дип аптыраган блогер.