Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе»: «Бездән ниндидер сәяси мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәләр»

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе»: «Бездән ниндидер сәяси мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәләр»
Фото: © «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхелисламова аккаунтыннан

«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхелисламова Стәрлетамак блогеры Алия белән ниндидер шаян батл оештырырга җыенган булган. Ләкин, илдәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә, күчерергә уйлаганнар. «Хәзер алай кылану матур булмаячак, хейтка юлыгачакбыз», – дигән Миләүшә һәм соңгы вакытта блогерларга карата формалашкан тискәре караш турындагы фикерен дә әйткән.

«Үзегез беләсез, безнең илдә хәзер бөтен гөнаһларда һәм бәхетсезлекләрдә блогерлар һәм артистларны гаепләү модага керде. Кешеләр үзләренең явызлыгын блогерларга, артистларга юнәлтә, негатив сөйли, кимсетә, гаеп ташлый.

Ярар, монысы – бер хәл әле. Әле бездән һәм артистлардан ниндидер сәяси мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәләр. Мине менә шунысы гаҗәпләндерә. Без ниндер депутатмы, министр ярдәмчесеме, хакимият вәкилеме?

Менә шушы таләп юмористик сәхифәмне алып бару теләгемне дә бетерә. Мин сәяси яктан грамоталы кеше түгел, лидер да, җәмәгать эшлеклесе дә түгел. Минем шаян, кайвакыт юләр вайннар төшерәсем килә. Шуның белән бетте!

Син нигә моны әйтмисең, моны хәл итмисең, моны күрсәтмисең? Син сатлыкҗан, син фәлән дә син төгән, диләр. Пычракта әвәләп, таптап үтәләр», – дип зарланган Миләүшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100