Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» башкорт телен мыскыллаучыга: «Менә бу культурный Питер дип атала!»

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе» башкорт телен мыскыллаучыга: «Менә бу культурный Питер дип атала!»
видеодан скриншот

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова милләтчелек күренеше белән очрашкан. Миләүшә гаиләсе белән табигать кочагында ял иткәндә, Әй елгасы буйлап «сплавка» чыккан кешеләр белән сөйләшә, бәяләр белән кызыксына, аларны сторисларында күрсәтеп бара. Бер ир-ат янына килеп, аңа берничә сорау бирә. «Сезгә бу тур ошыймы, сез каян килдегез?» – ди блогер рус телендә. Ир-ат үзенең Санкт-Петербургтан килүен әйтә.

Ул арада Миләүшә, микрофонын үзенә юнәлтеп, «сплавка» әллә кайлардан килүчеләр булуы хакында башкорт телендә сөйләп ала. Ләкин теге ир моны ошатмый һәм Миләүшәнең микрофонына аңлашылмый торган сүзләр әйтеп, аны бала үчекләгәндәй үчекли башлый.

Башкортстан блогерының бу хәлгә хәтере калган.

«Милләтчеләр! Күрәсезме, алар безнең телебездән көләләр. Мин аннан берничә соравыма җавап бирүен сорадым, ә ул безнең телебездән көлеп тора. Менә бу «культурный Питер» дип атала, дуслар», – дигән ул.

Ахырдан бу кешенең әле алдакчы да булуы ачыклана. Бер иптәше Миләүшәнең ачуын чыгарган егетнең Санкт-Петербургтан түгел, Чиләбедән килүен әйтә.

«Без биредә барыбыз да ял итәбез. Монда татарлар да, башкортлар да күп җыелган. Ә миңа үз үз телемдә сөйләшергә ярамый икән! Үчекләп тора», – дип кәнәгатьсезлек белдергән блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100