news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» әтисе турында: «Аралашудан туктадык...»

news_top
«Башкорт хуҗабикәсе» әтисе турында: «Аралашудан туктадык...»
социаль челтәрләр

Популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова, ягъни «Башкорт хуҗабикәсе»нең әнисе һәм үги әтисе белән искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә булуын «подписчиклары» яхшы белә. Тик блогерның сәхифәсендә үз әтисен бер дә күрсәткәне юк. Язылучылары аңа шушы турыда сорау язып калдырганнар.

«Миләүшә апай, сезнең әтиегез бармы?» – дигән сорауга блогер: «Әйе! Минем әтием бар. Аның турында сөйләгәнем булды. Минем әти-әнием миңа 8 яшь вакытта аерылышкан. Без ул вакытта Уфада яши идек. Әти-әниләрем аерылышкач, мин авылга – әби-бабай янына күчендем һәм анда мәктәпне тәмамлаганчы яшәдем.

Әти белән без каникулларда күрешә идек. Безнең мөнәсәбәтләр бик үк әйбәт түгел. Аңа минем характерым һәм кеше буларак үзем ошамыйм. Миңа да аның характеры ошамый. Без үзара яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырыштык, нәтиҗәдә – бөтенләй аралашудан туктадык. Минем аны инде 5 ел күргәнем юк», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар