news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкорт театрында Фидан Гафаров бюстын куйганнар: «Үзе исән чакта ясалды»

news_top
Башкорт театрында Фидан Гафаров бюстын куйганнар: «Үзе исән чакта ясалды»
Фото: «Татар-информ»

Уфада Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров исемен мәңгеләштерә башлаганнар. Казанга гастрольләре вакытында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Казаннан Фидан Гафаровның бюстын алып кайткан. Быел беренче тапкыр билгеләп үтелгән Артист көнендә әлеге бюст театрга урнаштырылган. Бу хакта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының сайтында хәбәр итәләр.

Бюстның авторы – Татарстанның танылган рәссамы, Ленин исемендәге Казан мәдәни-күңел ачу комплексы хезмәткәре, скульптор Халит Миңнегалиев. Артистның бюсты фотография буенча гипс һәм пластиктан эшләнгән.

Бюстның тарихы турында Башкортстанның халык артисты, Фидан Гафаровның улы Азамат Гафаров: «Әтием Казанда чыгыш ясаганда, мәдәният йортының рәссамы белән сөйләшеп-танышып китә һәм аңа: «Халит, бу дөньядан китеп барсам, миңа да берәр бюст эшләрсең», – дип әйтә. Рәссам озак уйлап тормый, бюстны әле әтием исән чагында ук эшләп куя. Әмма әтигә аны фотолар аша гына күрү насыйп булды», – дип сөйләгән.

Ниһаять, Фидан Гафаровның сыны туган театры бинасында урын алган. Башкорт милли театрына 60 ел гомерен багышлаган сәхнә легендасы, миллионлаган тамашачының яраткан актеры Фидан Гафаровның бюстын театр музеенда күрергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар