Башкортстанда үсмер кызны чәнчеп үтергәннәр, әнисенең мәетен өй янында тапканнар
4 августта Уфадагы бер фатирда 16 яшьлек кыз мәете табылган. Аны пычак белән чәнчеп үтергәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, кызны үз анасы үтергән булуы ихтимал. Аннары бу хатын үз-үзенә кул салган, дип фаразлыйлар. Аның мәетен җинаять булган торак йорт янында тапканнар.
Тикшерү эшләре бара.