Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкирская домохозяйка»ның энесен генераль директор итеп куйганнар

news_top_970_100
«Башкирская домохозяйка»ның энесен генераль директор итеп куйганнар

«Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың бертуган энесе Рамил Биккужинны «МТТ» акционерлык җәмгыятенең («Межрегиональный Транзит Телеком», МТС структурасы) генераль директоры итеп билгеләгәннәр. Моңа кадәр ул әлеге компаниядә коммерция директоры булып эшләгән. Бу хакта «Әбҗәлил» газетасы хәбәр итә. Миләүшә белән Рамил – Башкортстанның Әбҗәлил районыннан. 

Рамиль Биккужин Уфа дәүләт авиация техник университетының «маркетинг» бүлеген тәмамлаган. Россиянең күп кенә эре компанияләрендә эшләү тәҗрибәсе бар. «Төньяк-көнбатыш» МТС компаниясенең маркетинг департаментын, «МТС», «Вымпелком» оешмаларының коммерция бүлекчәләрен җитәкләгән. «Центр» макрорегион белән идарә иткән. 4 ел элек Рамил Биккужинны «МТТ» җәмгыятенең коммерция блогы директоры итеп билгеләгәннәр. 2023 елның 11 мартыннан ул анда генераль директор вазифасында эшли башлаган. Рамил – бу компаниядә иң яшь топ-менеджерларның берсе, диелә хәбәрдә.

Миләүшә дә әлеге куанычлы вакыйга турында үзенең сәхифәсендә хәбәр иткән иде. «Минем бертуган абыемны МТТ генераль директоры итеп куйганнар. МТТның ни аңлатканын белмим, тик «генераль директор» дигән сүзе булгач, шәп инде ул. Аны чын күңелемнән котлыйм», – дип сөйләде шаян блогер. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100