Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкирская домохозяйка» сәхифәсен алып баручы Миләүшә Шәйхисламова тарзанкадан сикергән

news_top_970_100
«Башкирская домохозяйка» сәхифәсен алып баручы Миләүшә Шәйхисламова тарзанкадан сикергән
видеодан скриншот

«Башкирская домохозяйка» сәхифәсен алып баручы башкорт блогеры Миләүшә Шәйхисламова 10 катлы йорт биеклегендәге вышкадан тарзанка белән сикергән. Миләүшәнең көнкүрешне сурәтләгән шаян вайннары күп булса да, видео өчен дип, мондый супер экстремаль адымга барганы юк иде әле.

Миләүшә сикерергә бик тәҗрибәле дусты белән барган. Юлда  Миләүшәнең куркуы артык сизелми. Азат аны үзенең  30-40 тапкыр сикергәне булу турында сөйләп тынычландыра. «35-40 метр инде ул, 10 катлы йорт кебек», – дип тынычландыра ул блогерны.

«Ә синең тәҗрибәдәге иң симез кеше ничә килограмм иде?» – дип тә борчыла, үзе дә шактый тулы гәүдәле Миләүшә.

«Дус егет, 120 килограмм. Барысы да әйбәт үтте», – ди аңа әңгәмәдәше.

Тарзанкадан сикерергә хәйран халык җыелган. Араларында Миләүшә кебек кыюлар да, шул кыюларны тамаша кылырга килүчеләр дә бар. Аларының эшләре рәхәт – табигать кочагында табыннар корып, сикерүчеләрне күзәтәләр. Миләүшәнең ире Альберт та шулар арасында. Төгәлрәге, ул бөтенләй машинадан да чыкмый. «Кемнәр белми, төзүче Альберт биеклектән курка. Түбәгә менгәч тә коты очып йөри», – дип көлә тормыш иптәшеннән Миләүшә.

Баскычлардан вышкага күтәрелгәндә, блогер үзенең сикерәчәгенә бернинди гарантия дә бирми. Бик нык курка, кире уйламакчы да була. «Нигә мин моңа ризалаштым, күкәй ашап, төрек сериалы карап өйдә утырсам ярамаганмы?» – дип, үзен ачуланып ата.  Янәшәсендәге инструкторлары да усал телле туры килгән: «Син беттең», «Аз гына яшисең калды», – ише сүзләр белән Миләүшәнең күңеленә тагы да коткы салалар.

Шактый тарткалашканнан соң Миләүшә, куркуын җиңеп, тарзанка белән аска сикерә.

Блогер үзенең хис-кичерешләрен сөйләп аңлата алмый. «Мин инде куркудан үлдем ахры дип уйлаган идем», – ди ул үзен җирдә төшереп торучыларга. «Аска сидем бугай», – дип тә көлдереп ала.

Ничек уйлыйсыз, әгәр дә блогер булмаса, Миләүшә бу тарзанкадан сикерер идеме икән? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100