Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкирская домохозяйка» «Кап балыкка» дигән беренче җыры белән сәхнәгә чыкты

news_top_970_100
«Башкирская домохозяйка» «Кап балыкка» дигән беренче җыры белән сәхнәгә чыкты

«Башкирская домохозяйка» дигән исем белән социаль челтәрләрдә танылган Миләүшә Шәйхелисламова тәүге тапкыр сәхнәгә чыкты. Ул «Туган тел» каналы оештырган концертта татар җырчылары белән бер дәрәҗәгә чыгыш ясаган.

Блогер-җырчы сәхнәгә чыгар алдыннан сүзләрен онытуын һәм бик тә дулкынлануын әйтә. Миләүшә сәхнәгә 90нчы еллар образында – ал төстәге лосиналар, челтәрле юбка, джинсы кәчтүм киеп чыккан. Аны тамашачыга «халык мәхәббәтен яулаган башкорт хуҗабикәсе» дип тәкъдим иткәннәр.

«Дөресен әйтәм, дуслар. Мин сәхнәгә чыгарга бик курыктым. Минем кулларым калтырады, эчем авырта башлады. Кыскасы, сәхнәдә җырлау минеке түгел. Кабатлап әйтәм, мин бу җырны клипка дип кенә төшергән идем. Шаккатмалы. «Текә» булды. Кул чабып утырганыгыз өчен рәхмәт», – дип язган ул чыгышыннан соң.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2023
    Исемсез
    Молодец Милэушэ, булдырасын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100