Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баскетболчы балалар автобусы авариягә очраган, алты кеше үлгән, тугызы реанимациядә

12-14 яшьлек спортчылар утырган микроавтобус йөк машинасына бәрелгән.

news_top_970_100
Баскетболчы балалар автобусы авариягә очраган, алты кеше үлгән, тугызы реанимациядә

Ставрополье өлкәсенең Грачевский районында автобус юл һәлакәтенә очраган. Алты кеше урында ук үлгән. Бу турыда Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

Волгоград шәһәренең балалар баскетбол командасы Черкесск шәһәренә бара. Микроавтобус Светлоград-Ставрополь трассасында йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә.

Экстрен хезмәтләр хәбәр иткәнчә, алты кеше һәлак булган, берничә кеше җитди имгәнгән. Тугыз баланы реанимациягә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы һәлак булучылар алтысы да балалар булуын хәбәр итте. Тагын унике кешене хастаханәгә илткәннәр. 

Фаҗига вакытында автобуста 14 спортчы бала була. Аларга 12-16 яшь. Микроавтобуста барлыгы 18 кеше булган. Шаһитлар сүзләренчә, авариядән соң автобус юлдан чыгып киткән һәм әйләнеп капланган.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, микроавтобуста 2008-2009 елда туган кыз балалар булган.

Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, 16 кеше имгәнгән, шуларның өчесе — өлкәннәр.

РИА Новости агентлыгы да алты бала һәлак булуы турында язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100