Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкаларның тыныч тормышы хакына үзен аямый һәлак булган Алмаз алдында баш иябез»

news_top_970_100
«Башкаларның тыныч тормышы хакына үзен аямый һәлак булган Алмаз алдында баш иябез»
"Маяк" газетасы

Башкортстанның Илеш районында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Алмаз Гыйльметдиновны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Илеш районының «Маяк» газетасы «ВКонтакте» төркемендә хәбәр иттеләр.

Бүген илешлеләр Украинада махсус хәрби операция барышында кыюлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәткән Иске Татыш авылы егете – взвод командиры, 45 яшьлек Алмаз Газизҗан улы Гыйльметдинов белән бәхилләште.

Матәм чарасында батырны соңгы юлга озатырга муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Рәүф Яхин, «Хәрби туганлык» район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов һәм әгъзалары, гаиләсе, туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде.

«Туган илебезне яклап, башкаларның тыныч һәм бәхетле тормышы хакына үзен аямый һәлак булган якташыбыз алдында баш иябез», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100