news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкалада танылган актриса, «Мисс Казахстан» мәете табылган

news_top
Башкалада танылган актриса, «Мисс Казахстан» мәете табылган
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә «Театр Луны»да эшләүче 37 яшьлек актриса Наталия Стешенко (Семаго) мәете табылган. РЕН ТВ белешмәсе буенча, аны баласы тапкан һәм ашыгыч ярдәм чакырырга сораган. Үлем криминаль характерда түгел, диелә хәбәрдә.

Театр вәкилләре дә Наталиянең үлемен раслаган.

Наталия Стешенко 1984 елда Казахстанның Павлодар шәһәрендә туган. 2000 елда «Мисс Казахстан» титулын яулаган. ВГИКны тәмамлаган, «Театр Луны»да «Таис сияющая», «Рококо», «Коррида или Роман с бессонной ночью» тамашаларында уйнаган.

Наталиянең нәни улы ятим калган. Берничә ел элек абыйсы үлгән булган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар