Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада зур түрәнең үсмер кызын вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
Башкалада зур түрәнең үсмер кызын вәхшиләрчә үтергәннәр
https://www.pexels.com/

Мәскәү өлкәсенең төзелеш буенча министр урынбасарының 17 яшьлек кызын үтергәннәр. Җинаятьне 17 яшьлек үсмер кылган дип шикләнәләр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Күршеләре сүзләренчә, бу егет «игелекле һәм зыялы», яхшы кеше булып тоела. Ул ата-анасы йортында сирәк күренә. Коттедж бистәсендә яшәүчеләр бу малай Мәскәүдә яши дип фаразлый. «Гадәти гаилә. Әтисе эшли, әнисе өйдә. Мин аны сирәк күрәм, Мәскәүдә яшидер. Зыялы, тәрбияле малай», - ди күршеләре.

Җинаять турында 3 июньдә кич белән билгеле була. Мәктәптә укучы кыз мәетен Немчиновка авылында ташландык йортта табалар. Аның мәетендә пычак белән кадалган эзләр күп, бите киселеп беткән була.

Тикшерү версиясе буенча, кыз яшьтәшләре белән бергә була, аннары бер егет белән икәүдән-икәү генә калгач җәнҗал чыга. Егет кызның битен пычак белән кискәли һәм качып китә.

Мәрхүмә кыз бу егет белән очрашып йөргән дигән версия дә бар. Фаҗига булган көнне кыз егет белән аерылышырга тели. Җитди сөйләшү башта талашка, аннары канлы фаҗигагә әверелгән булуы ихтимал. Бу хәлне башка бер үсмер күреп торган дигән белешмә дә бар.

Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100