news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкалада яшәүче хатынның яңагында 12 сантиметр озынлыкта суалчан үскән

news_top

Мәскәү табиблары 51 яшьлек хатынның яңагында үскән 12 см озынлыктагы суалчанны алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

51 яшьлек хатын Люберецкий хастаханәсенә мөрәҗәгать итә, ул гел яңагы кычытып торуга зарлана.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белешмәсе буенча, пациентны казналык-бит бүлегендә тикшергәннәр. Белгечләр шешкә охшаган әйбер булуын ачыклаган. Шуннан соң, анестезия ясап, хатынның яңагында кисем ясыйлар һәм суалчан күреп алалар.

«Анда гельминт үскән капсула бар иде. Ул ялкынсыну процессы китереп чыгарган, суалчан хәрәкәтләнгәндә кычыту барлыкка килгән. Без капсуланы яңактан алдык, 12 см озынлыктагы суалчанны тартып чыгардык, аннары җөйләр салдык», – дигән табиблар.

Табиб сүзләренчә, ул 10 ел эшләү дәверендә мондый очракны беренче тапкыр күргән.

Суалчан гади черки тешләгәннән соң барлыкка килгән. Черкидә гельминтоз булган, диелә хәбәрдә.

Хәзер хатын үзен яхшы хис итүе билгеле.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар