Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада яшәүче хатын үлгән дип саналган иренең исән булуын ачыклаган

news_top_970_100
Башкалада яшәүче хатын үлгән дип саналган иренең исән булуын ачыклаган
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә яшәүче хатын 6 ел элек үлгән дип саналган иренең исән булуын ачыклаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хатын ирен панкреатиттан вафат булды дип саный. 6 ел узгач, тол хатын ЗАГСтан иренең үлү турында таныклыгын алырга тели. Тик гаҗәеп хәл ачыклый. Хәзер ир-атның кайда булуын хокук саклаучылар билгели. Бер версия буенча, аның үлемен туганнары «оештырган».

48 яшьлек хатын июль башында полициягә мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, ул 2016 елның мартында Ставрополь краендагы Зеленокумск шәһәрендә шушы төбәктә яшәүче ир-атка кияүгә чыга һәм биредә яшәп кала. Ләкин 3 айдан ире хастаханәгә ята, анда панкреатит була. Хатын сүзләренчә, аңа иренә операция ясауларын әйтәләр. Тик хәле яхшырмагач, ирне Ставропольгә күчерәләр.

Шуннан соң ир хатынының шалтыратуларына җавап бирми. Бер дә бер көнне телефонны чит хатын-кыз ала һәм ирнең үлүен әйтә. Ул үзен мәрхүмнең туганы дип таныштыра, бүтән шалтыратмаска куша.

«Елена полициягә хәбәр иткәнчә, аңа телефоннан аермачык итеп аңлатканнар – җирләүгә килергә кирәкми. Степанның гаиләсе җирләү көнен дә, урынын да әйтми. Алар Еленаны күрергә теләмәүләрен әйтә», – ди сайтның чыганагы.

Шуннан соң Елена Мәскәүгә кайтып китә. 2019 елда ул Ставропольгә килә һәм ЗАГСтан иренең үлеме турында таныклык алмакчы була. Тик аңа документ бирмиләр, ирнең үлгәннәр исемлегендә булмавын әйтәләр. Елена иренең туганнарыннан сораша, тик алар «бу хәлнең булуы мөмкин түгел» дип ышандыралар. Менә шул чактан бирле Елена рәсми рәвештә аерылмакчы була, тик ирен таба алмый.

Елена Степанның алдагы хатыннан да «югалуын» ачыклый. Ул чакта беренче хатын Степанны үз фатирыннан рәсми рәвештә чыгара алмый. Аннары суд аша гына чыгара.

Хәзер ир-атны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100