Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада кибетче булып эшләүче яшь хатынны үтереп ташлаганнар

news_top_970_100
Башкалада кибетче булып эшләүче яшь хатынны үтереп ташлаганнар
видеодан скриншот

Мәскәүдә пычак белән чәнчеп үтерелгән яшь хатын мәете табылган. Берничә сәгатьтән үк җинаятьтә шикләнелүченең эзенә дә төшәләр. Ул Тамбов өлкәсендә качып яткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

29 яшьлек Юлияне Шохрукбек исемле ир-ат үтергән, дип фаразлыйлар. Ул, Юлияне үтергәч, 500 км чамасы ераклыкка китеп качарга өлгергән. Тикшерү версиясе буенча, ул Юлияне иртән иртүк подъезд янында куып җитә. Хатын-кыз биредә фатир арендалап яшәгән.Юлия берничә тапкыр пычак кадаудан һәлак булган. Ул азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләгән.

Кайсыбер белешмәләр буенча, Шохрукбек Юлиягә карата игътибар күрсәтә. Хатын-кыз югалыр алдыннан гына куркуга кала, ул полициягә дә мөрәҗәгать иткән булган.

Мәскәү прокуратурасы кибеттәге сатучыны күзәтеп торучы ир-ат төшерелгән кадрларны күрсәтә. Видеокүзәтү камерасы ир-атның сәүдә рәтләре буйлап йөрүен, хокук саклаучылар килгәч йөзен читкә боруын төшереп алган. Ул, шулай итеп, Юлиянең эш графигын өйрәнгән, дип фаразлана.

Юлия Шохрукбекның игътибарына җавап бирмәгән, яки аның белән араларны өзәргә теләгән булуы ихтимал. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, 25 яшьлек Шохрухбек Кәримов гаебен танып күрсәтмә биргән. Тентү вакытында аның пычагын тапканнар.  «Ни өчен корал тотып йөрисең», – дигән сорауга ул: «Кеше үтердем, хатын-кызны...» – дип җавап биргән.

РЕН ТВ каналы Шохрухбек белән Юлия якын танышлар булуын яза. Мәрхүмәнең дуслары сүзләренчә, егет Юлияне кыйнап тора, эзәрлекли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100