Шимбә көнне Мәскәүдә кар катламының биеклеге 39 сантиметрга җитте, ә Мәскәү өлкәсендә ярты метр чамасы биеклектә кар көртләре барлыкка килде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, кар яву нәтиҗәсендә, Мәскәүдә ВДНХ метеостанциясендә соңгы тәүлектә кар катламы 31 сантиметрдан 37 сантиметрга кадәр арткан. Балчуг районында көртләрнең биеклеге – 39 сантиметр, Тушинода 38 сантиметр тәшкил итә.
Синоптик билгеләп үткәнчә, Мәскәү өлкәсендә бу кыш башыннан бирле беренче тапкыр ярты метрлы көртләр барлыкка килгән. Өлкәнең «салкынлык полюсы» саналган Черусти бистәсендә кар катламының биеклеге 51 сантиметр булган.
«Михайловскийда кар бик күп – 43 см, Серпуховта – 40 см, Павловский Посадта – 39 см, Наро-Фоминскида – 37 см, Волоколамск һәм Подмосковная станциясендә – 36 см, Клинда – 32 см. Алга таба кар катламы артуы тукталачак», – дип өстәде белгеч.