news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкалада ир хатынын бишенче кат тәрәзәсеннән аска төшереп җибәргән

news_top
Башкалада ир хатынын бишенче кат тәрәзәсеннән аска төшереп җибәргән
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә яшәүче ир-ат хатынын бишенче каттан ыргыткан һәм үлемне үз-үзенә кул салу дип күрсәтергә маташкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 30 июльдә кич белән хатын йокымсырап киткәч булган. «Табуретка алдым һәм хатынга астан өскә таба бәрдем», – тикшерү эксперименты вакытында ир-ат шулай дип аңлаткан.

Аннары ир-ат тәрәзәне ачкан һәм хатынның гәүдәсен тәрәзә төбенә куйган, шуннан соң аска төшереп җибәргән.

Ир кан тапларын чистарткан да коткаручыларга шалтыраткан. Ул хатыны үзе тәрәзәдән сикерде дип әйткән.

Ләкин хатынның үз-үзенә кул салуы белән ялган барып чыкмаган, тикшерүчеләр кан тапларын күреп алган. Аннары сорау алганда ир гаебен таныган. Ул хатынын үтерү сәбәбен әйтми.

Җинаятьтә шикләнелүче 49 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар