news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкалада ир-атлар буадагы боз астына төшеп киткән – фаҗигале кадрлар

news_top
Башкалада ир-атлар буадагы боз астына төшеп киткән – фаҗигале кадрлар
Фото: https://vk.com/mosmchs

Мәскәүдә Песиләр буасында 2 ир-ат боз астына төшеп киткән, берсе һәлак булган. Аларның котылырга тырышкан мизгелләре сурәтләнгән видеоны «Перово Новогиреево Вешняки» телеграм-каналында күрсәткәннәр.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, 2 ир-ат ярдан берничә метр ераклыкта юка боз астына төшеп киткән. Алар башта үзләре котылырга маташкан. Берсе судан бозга чыга алган, иптәшен тартып чыгармакчы булган, тик кабат су астына төшеп киткән.

Буа янына шаһитлар җыелган. Алар да батучыларга ярдәм итәргә маташкан, озын пластик торба сузганнар. Ләкин батучылар торбага ябыша алмый. Шуннан соң ир-атларның берсе су астына төшеп китә һәм кире чыкмый.

Берничә минуттан урынга коткаручылар килеп җитә. Алар бер ир-атны коткара. Аннары су астына киткән ир-атны эзлиләр, тик таба алмыйча, ярга чыгалар. Хәзер аның мәетен эзлиләр.

Коткарылган ир-ат сүзләренчә, алар юлны кыскарту өчен боз өстенә кергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар