Мәскәүдә коточкыч хәл булган: канга баткан фатирда төшерелгән фотолар телеграм-каналларда таралды. Бу фатирда 37 яшьлек Алексей 25 яшьлек Влада исемле кызны чәнчеп үтергән. Үләр алдыннан кыз иптәш кызына шалтыраткан, «үтерәләр» дип хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре килешкә Влада үлгән була инде.
Влада башкалага Краснодардан күченеп килгән, Алексей белән танышкан. Башкаланың Пресненск районындагы фатирда очрашканнар. Кичә алар арасында низаг чыккач, ир-ат пычак белән Владаны берничә тапкыр чәнчегән, шуннан соң үзенә кул салмакчы булган, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.
Соңрак, үтерүченең моңа кадәр дә фахишәләр үтереп йөргән булуы, төрмәдән чыккан булуы билгеле була. Кайбер мәгълүматлар буенча, 2010 елда Алексей Варакин Санкт-Петербургта «кыйммәтле төнге күбәләкләр» – эскорт белән шөгыльләнүче хатын-кызларны үтергән.
Маньяк 25 яшьлек фахишә Владаның арендага алынган фатирына килгәч, тегесе аның белән төн чыгудан баш тарта. Алексей моның өчен аның муенына пычак кадый. Кеше үтергәннән соң да ул полиция бүлегендә елмаеп утырган (фотода).
Алексей Ташкентта туган, беркайда да эшләми. Аның психик чирләре бар, һәм ул психиатрия хастаханәсендә дә дәваланган булган.
Серияле маньяк Алексей, сорау алу барышында, Мәскәү кунакханәләренең берсендә тагын бер кызны үтерүен әйткән. Ул ике корбанының дә башын кисеп алырга теләгән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр җинаять урынында эшли.