Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада 5 яшьлек малай белән аның анасын «Ауди» таптап үтергән

news_top_970_100
Башкалада 5 яшьлек малай белән аның анасын «Ауди» таптап үтергән
"Татар-информ" архивы

Мәскәүнең көнбатышында коточкыч авариядә бер хатын һәм аның баласы һәлак булган. Биредә зур тизлектә бара торган машина җәяүлеләрне таптаган. Ярдәмгә ташланган шаһитлар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗигадә 5 яшьлек малай һәм аның анасы һәлак була. Әнисе урында ук үлә, нәни малай ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

Шаһитлар сүзләренчә, машина йөртүче бик исерек була, ул машинадан чыккач аягында да басып тора алмый. Өстәвенә, шул килеш качып китмәкче була. Аны шаһитлар тотып кала. Алар бала белән ананың светофорның яшел төсе янган чакта юл аша чыгарга маташуын әйтә.

«Ауди» машинасы кызыл төскә хәрәкәт итә. Бу вакытта җәяүлеләр кичүеннән балалы хатын чыгып бара. «Ауди» җәяүлеләрне таптагач, алдындагы машинага бәрелеп кенә туктый.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, «Ауди» белән 37 яшьлек Андрей М. идарә итә. Ул авариядән соң качып китмәкче була, аягында да басып тора алмый, бер сүз дә сөйли алмый.

Шаһитлар сүзләренчә, аннан бик каты алкоголь исе килә. Ир-ат медицина тикшеренүеннән дә баш тарта. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре бу кешене авария шаһитларыннан якларга мәҗбүр була. Чөнки ярсынган кешеләр бала белән ананы харап итүчене үзләре хөкем итәргә маташа.

«Ул каршы торды. Аны машинага утыртмакчылар иде, ә ул утыра алмады, аңында түгел. Мин аңа «кил монда!» дип кычкырдым. Минем 3 балам бар, мин үземнең нәни баламның биредә ятканын күз алдыма да китерә алмыйм», – дип Александр исемле кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100